В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
1-нче октябрьдән ул ике сәгатькә иртәрәк ябылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). 1-нче октябрьдән «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы яңа эш графигына күчә. Иртәгәдән башлап, 32 метрлы биеклектән панорамалы күренешләр белән көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр ләззәтләнергә мөмкин булачак.
Кунаклар санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә, аерым алганда, шәхси саклану чараларын кулланырга һәм социаль дистанцияне сакларга тиеш.
Олылар өчен күзәтү мәйданчыгына билет бәясе 150 сум тәшкил итә,18 яшькә кадәр - 100 сум. 7 яшьтән кечерәк балалар, шулай ук льготаларга ия гражданнар моны раслаучы документ күрсәткәндә бушлай керә алалар.
Исегезгә төшерәбез, элек карау мәйданчыгы 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр эшли иде. Быел ул 1-нче майда ачылды һәм шуннан бирле анда 156 меңнән артык кеше булды.