Манзаралы күренеш белән 1 нче октябрьдән көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр хозурланырга мөмкин булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы сентябрь). 1 нче октябрьдән «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы яңа график буенча эшләячәк. Хәзер 32 метрлы биеклектән көн саен 10:00 дән 20:00 гә кадәр (техник тәнәфес – 14:30 дан 15:00 гә кадәр) манзаралы күренешкә карап сокланырга мөмкин булачак.
Керү билетлар буенча башкарыла. 7 яшькә кадәрге балалар һәм ташламалы категориягә караган гражданнар, ташлама хокукын раслаучы документ күрсәткәндә, күзәтү мәйданчыгына бушлай керә алалар, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр күзәтү мәйданчыгы 10:00 дән 22:00 гә кадәр эшләде. Быел ул 26 нчы мартта ачылды.