Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.04.2022, 09:21

Sly Dog: «Стрит-арт вандализмнан башка мөмкин түгел, әмма бу этапны зыянсыз узарга мөмкин»

Казан райтеры, рәссам-граффитчы Азат Алиев гараждагы беренче рәсемнәре, граффити өчен легаль мәйданчык һәм стрит-арттагы цифрлы технологияләр турында сөйләде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче апрель, Алинә Бережная). Соңгы берничә елда граффити Казанны төзекләндерүнең мөһим өлешенә әверелде – элек ул бары тик рәсем төшерелгән коймалар белән генә ассоциацияләнгән булса, хәзер шәһәр мохитенең бизәге булып тора. Бүгенге көндә стритартерларның рәсемнәре бер төрле күп катлы йортлардан торган тулы бер торак районнарны үзгәртә. Республика башкаласында унлап бина спортчылар һәм артистлар портретлары, пейзажлар һәм абстракт мотивлар өчен киндер булды. Казан райтеры, рәссам-граффитчы Азат Алиев, Sly Dog буларак билгеле 100 гә якын рәсем авторы, KZN.RU порталы укучыларына урам сәнгате ничек үзгәрүе, ни өчен граффити өчен легаль мәйданчыклар булдыру кирәклеге һәм шәһәр мохите өчен стрит-арт белән яңа кызыксына башлаучылар нәрсә белән куркыныч булуы турында сөйләде.

«Рәссам – теорияне белүче генә түгел, ә үз күңеленә барып җитә алучы да»

Азат, сез ничек граффити белән шөгыльләнә башладыгыз? Барысы да нәрсәдән башланды? Беренче эшегезне хәтерлисезме?

Миңа калса, бу чагыштырмача күптән түгел... 2000 еллар башында без гаиләбез белән Мәскәүгә күчендек, ә анда Казан белән чагыштырганда урам мәдәнияте үскән иде. Башкалада мин беренче тапкыр чын граффитиларны күрдем. Безнең йортның подъездында матур шрифт белән эшләнгән зур язу бар иде – бу мине тәэсирләндерде. Тик ул чакта баллончиклар сатып алу белән кыенлыклар бар иде, илдә урам сәнгате үсә генә башлаган, шуңа күрә граффитида үз-үземне сынап карау идеясе бары тик 10 елдан соң гына тормышка ашты.

Үземнең беренче баллончигымны Казанда сатып алган идем. Әти-әни миңа үзебезнең гаражны бизәкләргә рөхсәт итте. Мин үз исемемне яздым. Бик катлаулы булды, нидер килеп чыкмады, күп вакыт сарыф ителде. Бу минеке түгел дигән карарга килдем, тик кызыксыну өстенлек алды һәм мин рәсем ясауны дәвам иттем. Шулай итеп, хобби акрынлап һөнәргә әверелде.

Ә сәнгать белеме ничек соң? Граффитины һәркем үзләштерә аламы?

Кечкенә чакта мин сәнгать мәктәбенә йөрдем, әмма академик белемем юк. Озак вакыт мин бу турыда борчылдым, тик аннары тынычландым. Граффити буенча курс алып бардым, кешеләрне баллончиклар белән ясарга өйрәттем. Минем янга белемле рәссамнар килә иде, һәм мин аларның иҗатка бернинди кызыксынулары булмавын күрдем. Әйе, алар техниканы белә, әмма эшләре бер типта. Минем аңлавымда рәссам – теорияне белүче түгел, ә үз күңеленә барып җитә алучы. Шул вакытта академик белем алмавым яхшырак та икәнен аңладым. Мин аннан башка да төсләр сайлый, композиция төзи беләм, ә калганы – вакыт эше. Теләсә кайсы эшчәнлектәге кебек үк, граффити ул – 5% талант һәм 95% тырышлык.

Стенадагы теләсә нинди рәсемне граффити дип атап буламы? Әллә урам сәнгатенең үз юнәлешләре бармы?

Граффити Көнбатышта 70-80 нче елларда барлыкка килгән. Бу төрле шрифтлар белән башкарылган коймалардагы, диварлардагы язулар булган. Урам сәнгате үзе турында белдерү, протест күрсәтү ысулы буларак кулланылган. Вакытлар узу белән стрит-арт үзгәрде һәм башка мәгънә алды.

Гомумән, граффити терминологиясе күзлегеннән легаль булмаган язуларның фасад рәсемнәре яки сәнгать бизәлеше белән берни дә уртаклыгы юк, тик кешеләр, аңлап бетермичә, дивардагы теләсә нинди рәсемне граффити дип атарга күнеккән. Ә без рәссамнар каршы түгел (көлә).

Шәһәр халкы бүген стрит-артка ничек карый? Алар моны заманча сәнгать яки элеккечә үк вандализм чагылышы дип саныйлармы?

Йөз узып баручының берсе тәнкыйтьләргә мөмкин, ә тулаем алганда, кешеләр уңай кабул итә, моннан тыш, янга килеп, аларның ишегалдында да нидер ясауны сорый.

«Бер генә эшем өчен дә оят түгел – мин беркайчан да үз фикеремә каршы килә торган заказ алмыйм»

Россиядә бүген граффити ни дәрәҗәдә үскән? Казан үзенең урам сәнгате белән башка шәһәрләр фонында аерылып торамы?

Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән конкурентлашып булмый, анда райтерлар башка шәһәрләр белән чагыштырганда күбрәк, һәм рәссамнарның эшләре куәтлерәк.

Шулай ук урам мәдәнияте Пермь, Екатеринбург, Түбән Новгородта үсеш алган, Казан да аларны куып җитәчәк. Бездә 50 гә якын стриттер бар, ә фасадларга 3-4 кеше генә рәсем төшерә. 1,5 миллион халкы булган шәһәр өчен бу бик аз.

Казанда гомумән шәһәрне төзекләндерүгә җитди карыйлар. Һәр эшне килештерергә кирәк. Хәтерлим әле, Казанга Түбән Новгородтан рәссам килгән, хулиганланып, ярамаган җирдә ясаган һәм киткән. Безнең полиция аны тотып, кире алып килде һәм эшен бетерергә мәҗбүр итте.

Шәһәр үсеше, аны төзекләндерү ягыннан караганда – мондый алым дөрес, әмма икенче яктан, бу кешенең иҗатка булган эчке тартылуын үтерә. Казанны яклап шуны әйтә алам, 2011 елда Like It.Art стритартерларының «текә» фествивале узды, безгә бөтен дөньядан иң яхшы урам рәссамнары килде. Аларның эшләре Чистай урамында әлегә кадәр саклана.

Гомумән килешүгә ирешеп буламы – үз-үзеңне дә күрсәтергә, ләкин шул ук вакытта зыян да китермәскә?

Мин хәзер шундый проект өстендә эшлим. Миллениум күпере астында, соңрак Казанның һәр районында да стритерлар өчен легаль мәйданчыклар булдырырга телим. Бу шәһәргә зыян китермичә генә урам сәнгатен үстерүгә ярдәм итәр иде. Мондый практика Европада, аерым алганда Берлинда таралган. Урам рәссамнары очраша, аралаша һәм рәсем ясый. Шулай ук бу идеяне Мәскәү дә эләктереп алды.

Стрит-арт вандализмнан башка мөмкин түгел, әмма бу этапны зыянсыз узарга мөмкин. Яңа башлап килүчеләр, җәмәгать урыннарындагы диварларга ясап, «текә»гә әйләнеп була дип уйлый, тик чынлыкта алар үз дусларының тар даирәсендә генә популярлык казаначак. Миллионлы шәһәр күләмендә алар вандал булачак. Яшь рәссамнарга урам сәнгате – хулиганлык түгел, ә матурлык дигән фикерне җиткерергә кирәк. Граффити өчен легаль мәйданчык яңа иҗат белән шөгыльләнүчеләрне үстерү өчен менә дигән баскыч булачак.

Сез дә вандализм стадиясен уздыгызмы?

Әлбәттә, башка урам рәссамнары кебек үк. Ләкин мин затлы вандал идем (көлә). Күзгә ташланмый торган, телефон номерлары, игъланнар һ.б. белән тулган диварларга ясарга тырыштым.

Спартак урамы буенча урнашкан йортларның берсендә номер өстенә ничек ясаганымны хәтерлим. Яшәүчеләр ачуланырлар дип уйлаган идем, ә аларга ошады, һәм йорт белән идарә итүче рәсемне дәвам итүемне сорады. Нәтиҗәдә, тулы кыйммәтле фреска барлыкка килде.

Шулай итеп, мин урам сәнгате шәһәрнең матурлыгын тулыландырырга, мохитне яхшырак итәргә тиеш дигән фикергә килдем. Бер эшем өчен дә миңа оят түгел – әгәр ул минем инануларыма каршы килә икән, мин беркайчан да заказ алмаячакмын.

Бүген «Безнең ишегалды» программасы буенча яңартылган йорт яны территорияләрендә граффитины ешрак күрергә мөмкин. Шулай ук йортларның фасадларында 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру чорында күп эшләр барлыкка килде. Шәһәр һәм урам рәссамы арасында аралашу ничек төзелергә тиеш?

Гомумән алганда, шәһәр ачык, урам рәссамы үз эшенең эскизын тәкъдим итә ала. Ләкин шуны аңларга кирәк, заказга эшләнгән теләсә нинди эш түләнергә тиеш.

Узган ел Ломжа урамындагы 4 нче номерлы йорт ишегалдында «Бәхет» дигән авторлык эшен башкарган идем. Йорт фасадында мәче тоткан кыз сурәтләнгән. Бу рәсемне мин үз хисабыма ясадым, 10 катлы йортның фасадын ясау арзан түгел.

«Төсне алыштыручы һәм үзләре ясый торган космик баллончиклар инде барлыкка килмәячәк»

Узган ел Казан Мэры шәһәрнең иҗатчы яшьләр вәкилләре белән очрашты, сез дә әлеге очрашуда катнаштыгыз. Чарада сез Казанда граффитчылар фестивален оештырырга тәкъдим иттегез. Үз идеягездән баш тартмадыгызмы?

Әйе, бу фестивальне мин алдарак телгә алган граффити өчен мәйданчыкны ачу кысаларында үткәрергә теләр идем. Әмма барысы да финанслауга килеп терәлә. Идеядән баш тартмадым, акча эзлибез. Мәйданчыкны ачу урам рәссамнары өчен әһәмиятле вакыйга булыр иде.

Сез башка шәһәрләрдәге рәссамнар белән очрашасызмы? Мастер-класслар һәм иҗади очрашулар оештырасызмы?

Әлбәттә, Мурманск һәм Норильскида даими рәвештә мондый очрашулар уза, бөтен илдән 10-12 көчле рәссам җыела һәм үзенең иҗади алымнары турында сөйли, аннары мастер-класс үткәрә, балалар һәм теләгән һәркем белән рәсем ясый.

Шулай ук узган ел Мин Түбән Новгородта мастер-класста катнаштым, Горький автомобиль заводында завод хезмәткәрләре һәм аларның балалары белән бергә керү төркемен бизәдек.

Казанда мин даими рәвештә коммерцияле граффити, урам сәнгате турында лекцияләр укыйм, мастер-класслар үткәрәм.

Сез урам сәнгате үсешен ничек күрәсез, 10 елдан соң нәрсә булачак?

Велосипед уйлап тапмыйбыз инде, төсләрен үзгәртә торган һәм үзләре ясый торган космик баллончиклар инде барлыкка килмәячәк, әмма заманча технологияләр белән интеграция мөмкин.

Хәзер өстәлгән чынбарлык функциясе булган махсус кушымталар бар, ягъни смартфонны йорт фасадына төбисең һәм рәсем «җанлана», анимация барлыкка килә.

Шулай ук эскизны өслеккә күчерергә мөмкинлек бирә торган кушымталар популярлык казана, шулай итеп рәсемнең диварга төшерелгәнче ничек булачагын күрергә мөмкин. Эштә бик ярдәм итә.

Казанда сез ясарга теләгән урыннар бармы?

Шәһәр буйлап еш йөрим, «Нинди яхшы дивар» дип уйлап куям (көлә). Әйтик, Коләхмәтов урамындагы боҗрада, «Ярдәм» мәчете каршында янәшә торучы өч биек йорт бар, аларның фасадларында өч өлештән торган тулы бер рәсем ясар идем. Әмма бу йортларга автолюлькалы машина якын килә алмаячак – юл артык тар, шуңа күрә бу хыяллар гына.

Хәзер нинди проект өстендә эшлисез?

Үз планнарым турында сөйләмим, шуңа күрә бу сер булып калсын, әмма кызыклы фикерләр бар инде. Тиздән Казанда яшәүчеләр аларны бәяли алачак.

Барлык яңалыклар