Бәхетсезлек очраклары булган урыннардан меңгә якын шалтырату килгән
Фото: Денис Гордийко
Иң күп чакырулар (6091) табибларга төрле авырулар аркасында булган. 112 чыгуның сәбәбе – баш мие кан әйләнеше кискен бозылу, ә 29 ыныкы – миокард инфаркты. Табиблар бала табу очракларына 97 тапкыр барган.
Бәхетсезлек очракларында ашыгыч ярдәм бригадалары 971 тапкыр кирәк булган. Юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан 37 шалтырату килгән, аварияләрдә 39 кеше зыян күргән, шуларның 21 е дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Янгынга табиблар 16 тапкыр чыккан, аларда өч кеше зыян күргән, бер кеше һәлак булган.
Узган атна белән чагыштырганда, үтәлгән шалтыратулар саны 62 гә арткан, чөнки авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табу очраклары күбрәк булган, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.