Юл-транспорт һәлакәтендә 32 кеше зыян күргән
Фото: Денис Гордийко
Иң күп мөрәҗәгатьләр (6175) табибларга төрле авырулар аркасында килгән. 112 чыгуның сәбәбе – баш мие кан әйләнеше кискен бозылу, ә 31 енеке миокард инфаркты булган. Бала табу очракларына белгечләр 88 тапкыр чыккан.
923 очракта бәхетсезлек очраклары теркәлгән. Юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан 37 шалтырату килгән, аварияләрдә 32 кеше зыян күргән, шуларның тугызы дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Ике кеше һәлак булган. Янгын очракларына медиклар 10 тапкыр барган.
Узган атна белән чагыштырганда, үтәлгән мөрәҗәгатьләр саны 312 гә кимегән, чөнки авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табу белән бәйле мөрәҗәгатьләр азрак булган, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.