Бушлай чаралар февраль аенда узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче февраль). Февраль аенда казанлылар һәм Татарстан Республикасы башкаласы кунаклары Казан епархиясенең психологик ярдәм хезмәте оештырган чараларда катнаша ала. Дәресләр, консультацияләр һәм семинарлар бушлай булачак, ләкин кайберләренә алдан теркәлү кирәк.
4 нче февраль көнне 14:00 сәгатьтә «Виноград» православие психология клубы дәресендә катнашучылар максатлар кую һәм хыялларны тормышка ашыру турында фикер алышачак. 11 нче февральдә «Стресс белән көрәшү» темасына очрашу булачак. Чаралар Туфан Миңнуллин ур., 21 адресы буенча узачак.
8 нче февральдә очрашуда катнашучылар Мәскәү ур., 39 адресы буенча әңгәмәләр уздырганда конфликтлы ситуацияләрне ничек хәл итү турында сөйләшәчәкләр. Шулай ук бу көнне 19:00 сәгатьтә «Нык дуслык өзелми» дигән онлайн-семинар узачак. Катнашу – алдан язылу буенча.
18 нче февраль көнне 12:00 сәгатьтә «Үз-үзеңне кызгану: үзебезне кабул итәргә өйрәнәбез» дигән практик тренинг узачак. Очрашу Мәскәү ур., 39 адресы буенча узачак. Алдан язылырга кирәк.
Шулай ук февраль аенда шәһәрлеләр көн саен православие психологының шәхси консультацияләренә йөри алалар. Моның өчен алдан язылырга кирәк.
Февральнең һәр сишәмбесе 18:00 сәгатьтә үзара бәйлеләр өчен аноним ябык психотерапия төркеме эшләячәк, ә чәршәмбе көнне – «Евангелие очрашулары» психотерапия төркеме. Чәршәмбе көнне 19:15 сәгатьтә әти-әниләре эчкечелек белән интегүче гаиләләрнең өлкән яшьтәге балаларына һәм дисфункциональ гаиләләрдән булган балаларга ярдәм итү төркеме чаралары узачак. Һәр җомга 13:00 сәгатьтә «Бу Мәхәббәтме?» дигән психотерапия төркеме дәресе планлаштырылган. Очрашуларда катнашу – алдан язылу буенча. Чаралар Мәскәү ур., 39 адресы буенча узачак.
Шимбә көнне изге Сергий Радонежский приходында (Краснококшайск урамы, 101) «Саңгыраулар өчен психолог» дигән дәресләр узачак.
Казан епархиясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, программа үзгәрергә мөмкин, шуңа күрә чараларның даталарын һәм вакытын +7(904)667-21-44 телефоны буенча аныкларга кирәк. Очрашуларга алдан теркәлү шулай ук әлеге номер буенча башкарылачак.