В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тикшерү комитетына Бердәм кабул итү көнендә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). 20 февральдә Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе гражданнарны хезмәт хакларын түләмәү сораулары буенча Бердәм кабул итү көненә чакыра. Казанлылар идарә аппаратына һәм территориаль бүлекчәләргә мөрәҗәгать итә алачак.
Бүлекчәләр җитәкчеләре гражданнарны шәхси кабул итәчәкләр. Чарада алдан язылып, 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр катнашырга мөмкин.
“Барлык мөрәҗәгатьләр буенча объектив һәр һәрьяклы тикшерү алып барылачак”, - дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.
Чарага язылу өчен казанлылар мөрәҗәгатьләрне карау, гражданнарны кабул итү бүлекләренә (843) 221-74-57, 221-74-14 һәм 221-75-27 телефоннары аша, шулай ук район тикшерү бүлекләренә мөрәҗәгать итә алалар.
Авиатөзелеш районы буенча тикшерү бүлеге (Лукин ур., 47а): (843) 511-28-32
Вахитов районы буенча тикшерү бүлеге (Гаяз Исхакый ур., 1): (843) 292-18-97
Киров районы буенча тикшерү бүлеге (25 Октябрь ур., 4): (843) 554-79-42
Мәскәү районы буенча тикшерү бүлеге (Энергетиклар ур., 2/3): (843) 554-02-54
Яңа Савин районы буенча тикшерү бүлеге (Короленко ур., 105): (843) 522-86-65
Идел буе районы буенча тикшерү бүлеге (Мәүлетов ур., 19): (843) 229-14-21
Совет районы буенча тикшерү бүлеге (Курчатов ур., 10): (843) 298-51-86