Казанлылар ведомствога сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтү сораулары буенча мөрәҗәгать итә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче март). 26 мартта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең барлык территориаль бүлекчәләрендә хокук саклау органнары хезмәткәрләренең законга каршы килә торган гамәлләре һәм сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтү сораулары буенча бүлекчәләр җитәкчеләре гражданнарны кабул итәчәкләр.
Гражданнар 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Кабул ителгән мөрәҗәгатьләр буенча закон тарафыннан билгеләнгән срокларда бар яктан да тикшерү үткәреләчәк, дип хәбәр итә ведомства матбугат хезмәте.
Кабул итүгә түбәндәге телефоннар буенча язылырга мөмкин:
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Мөрәҗәгатьләрне карау, гражданнарны кабул итү һәм документация белән тәэмин итү бүлеге: 221-74-148, 221-74-578, 221-75-27;
Казанның Авиатөзелеш районы буенча тикшерү бүлеге: тел.: 511-28-32, адрес: Лукин ур., 47а;
Казанның Вахитов районы буенча тикшерү бүлеге: тел.: 292-18-97, адрес: Гаяз Исхакый, 1;
Казанның Киров районы буенча тикшерү бүлеге: тел.: 554-79-42, адрес: Октябрьнең 25 еллыгы ур., 4;
Казанның Мәскәү районы буенча тикшерү бүлеге: тел: 554-02-54, адрес: Энергетиклар ур., 2/3;
Казанның Яңа Савин районы буенча тикшерү бүлеге: тел.: 522-86-65, адрес: Короленко ур., 105;
Казанның Идел буе районы буенча тикшерү бүлеге: тел.: 229-14-21, адрес: Мәүлетов ур., 19;
Казанның Совет районы буенча тикшерү бүлеге: тел.: 298-51-86, адрес: Курчатов ур., 10.