В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мондый исем «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте территориясендәге яшел зонага бирелде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). Казанның Идел буе районына караган Габдулла Тукай урамы,162 адресы буенча урнашкан «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте территориясендәге скверга «сквер Рауфа Кафиатуллина ‒ Рәүф Кафиятуллин скверы» исеме бирелде. Тиешле карар Казан Башкарма комитетында имзаланды.
Рәүф Кафиатуллин 30 ел дәвамында «Казэнерго» җитештерү берләшмәсе муниципаль унитар предприятиесе белән җитәкчелек итте. Ул 1937 елда туган, 49 ел производствода эшләгән, Казан машинистыннан энергетика берләшмәсе җитәкчесенә кадәр юл узган. Рәүф Кафиатуллин – РСФСРның атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре, Россия торак-коммуналь хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре, ТАССРның атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре. Ул Мактау ордены, «Хезмәт ветера»ны медале, мактау грамоталары һәм дипломнар белән бүләкләнде.
Казан һәм Бөгелмә шәһәрләренең мактаулы гражданины. 2012 елда вафат булды.