Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче март, Юлия Летникова). 2022 елда Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 413 меңнән артык чакыру үтәгән. Шуларның 583 ендә табиблар реанимация чаралары үткәргән – шәһәрлеләрнең гомерен саклап калган. Ашыгыч ярдәм хезмәте эше – күп баскычлы процесс. «Эвакуатор» бүлеге хезмәткәрләре ни белән шөгыльләнә, кайсы бригадалар иң тиз һәм кайсы очракларда табибларга шалтыратырга кирәк – болар турында KZN.RU порталына Казанның ашыгыч ярдәм станциясе фельдшерлары сөйләде.
Бүген шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәтендә 1,1 меңнән артык медик эшли, шул исәптән 124 табиб. ТР башкаласында 9 подстанция бар, аларның автопаркында 127 транспорт берәмлеге исәпләнә. Моннан тыш, Казанда 4 мотобригада кизү тора.
Күбрәк шәһәрлеләр дүшәмбе һәм якшәмбе көннәрендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә
Ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә мөрәҗәгать диспетчер җавап бирә торган шалтыратудан башлана. Аның өчен шалтыраткан кешене тыңлау һәм аңлау мөһим.
Ашыгыч ситуациядә 103, 101 һәм 112 номерларына шалтыратырга кирәк.
«Диспетчер шалтыратучыны махсус алгоритм буенча сораштыра. Авыруга беренче итеп «Нәрсә булды?» соравын бирәләр. Аннары сораулар төрле булырга мөмкин, алар шалтыратучының соравына яки хәленә бәйле. Без беренче ярдәм күрсәтү буенча киңәшләр бирәбез, шуннан соң инде заявка рәсмиләштерәбез», – дип сөйли 39 ел стажлы чакыруларны кабул итү һәм тапшыру буенча фельдшер Людмила Зайцева. Шалтыратуга әзерләнергә кирәкми – паспорт, медицина полисы яки башка документлар кирәк түгел, адресны, исем-фамилияне атау да җитә.
«Шалтыратучының җавапларын диспетчер махсус системада теркәп бара. Бу уртача 30 секунд дәвам итә. Әгәр дә заявка кичектергесез булса, моны күрсәтү мөһим. Форманы тутырганнан соң мәгълүматны «эвакуатор» бүлегенә җибәрәләр – алар чакыруга бригаданы билгелиләр», - дип аңлата фельдшер.
Ашыгыч ярдәм хезмәтенә бригаданы чакыру өчен генә түгел, консультацияләр алу өчен дә шалтыраталар. Моның өчен станциядә тәүлек буе табиб дежур тора. Моннан тыш, диспетчерлар хастаханәләрдә дежур бүлекчәләрне, мәсәлән, бүген хирургларның кайда кабул итүләрен әйтә алалар.
Людмила Зайцева билгеләп үткәнчә, шалтыратуларга җавап бирү – җиңел эш түгел. «Абонентлар төрле, шул исәптән нервлы һәм агрессив. Барысына да ярдәм итәр өчен җайларын табарга кирәк, шуңа күрә диспетчерларга аралашу күнекмәләрен үстерү мөһим. Моның өчен чакыруларны кабул итү һәм тапшыру буенча белгечләр тренинглар уза. Дәресләр катлаулы шалтыратулар килеп чыкканда бик ярдәм итә», - дип бүлешә фельдшер.
Ашыгыч ярдәм хезмәте диспетчерлары казанлылардан шалтыратуларны тәүлек әйләнәсендә кабул итә. Тәүлек эчендә алар мең шалтыратуга җавап бирә алалар. Күбрәк шәһәрлеләр дүшәмбе һәм якшәмбе көннәрендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
«Эвакуатор» бүлегендә ашыгыч заявкалар буенча бригадалар билгеләнә
«Эвакуатор» бүлеге хезмәткәрләре, әгәр очрак ашыгыч булса, бригаданы үзләре билгели яки заявканы подстанциягә тапшыра ала. Ашыгыч чакыру вакытында шалтырату ноктасына якынрак булган машина сайлана. Бүлек белгечләре логистика өчен җаваплы, шуңа күрә бригадаларның кайда икәнен беләләр.
Әгәр дә очрак кеше гомеренә куркыныч тудырмый икән, «эвакуатор» белгечләре аны берәр подстанциягә тапшыра, анда ул буш бригадалар арасында бүленә инде.
«Эвакуатор» бүлегендә 8 белгеч, шул исәптән дүрт диспетчер, өлкән табиб һәм консультант-табиб эшли. Шулай ук бу бүлектә башкарылган чакырулар саны, чыгу урыннары һәм мөрәҗәгатьләрнең сәбәпләре турында статистика алып баручы хезмәткәр эшли. Атна саен мәгълүмат KZN.RU порталында да басыла.
Ашыгыч очракларда бригадалар урынга 7 минутта киләләр
Медиклар бригадасының төп бурычы – тиз арада ярдәм күрсәтү. Ашыгыч очракларга машина 7 минутта килә, ә гомергә куркыныч янамаса – 20 минутта. Чакыру урынына 5 минут эчендә барып җитә торган бригадалар да бар – алар мотоциклларда йөри. «Мотобригадлар җәй көне генә эшли. Алар еш кына җәмәгать урыннарына яки беренче ярдәм күрсәтә торган авария урыннарына йөри», - дип сөйли өлкән фельдшер Юлия Листкова.
Медиклар бригадалары тәүлек буе эшли, кагыйдә буларак, сменага бер команда 16 дан 22 гә кадәр чакыру үти. Аларның алыштыргысыз ярдәмчеләре – зур аптечка һәм заманча җиһазлар. Табиблар сменага кергәндә дарулар салынган сумка ала, ә медтехника бригадага беркетелгән машинада була. Дарулар һәм җиһазлар исемлеге дәүләт тарафыннан билгеләнгән, шуңа күрә берәр нәрсә җитмәсә, бригада линиягә чыга алмый.
Аппаратурадан медиклар карамагында дефибрилляторлар, үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратлары, аспираторлар (отсослар), шприц помпалары, электрокардиограф һәм башка җиһазлар бар. Әйтик, узган ел ЭКГны 186 меңнән артык тапкыр төшергәннәр. Медицина техникасын ашыгыч ярдәм хезмәте өчен автомобильләр белән бергә яңарталар. «Медицина ярдәмен дөрес күрсәтү өчен, яңа җиһазлар кайтарылса, хезмәткәрләр инструктажлар уза», - ди Юлия Листкова. Соңгы тапкыр машиналарны һәм техниканы 2020 елда яңарттылар.
Ашыгыч ярдәм бригадасы планшет ярдәмендә гариза ала, ә ул булмаса – рация буенча. Планшет медикларның юлда ук пациент турындагы мәгълүматлар, мөрәҗәгать итү сәбәбе һәм әгәр кеше элегрәк тә ашыгыч ярдәмгә шалтыраткан булган булса, шалтыратулар тарихы белән таныша алуы белән уңайлы.
Чакыру килгәндә дәвалау процессына гына түгел, авыруның эмоциональ халәтенә дә игътибар итәргә кирәк, дип саный Юлия Листкова. «Без пациент белән очрашканда, обстановканы, кешенең халәтен һәм кәефен бәялибез – ул куркынган булырга яки югалып калырга мөмкин. Пациентны тынычландырырга, аны дәвалау уңай нәтиҗәләр бирәчәгенә ышандырырга тырышабыз», – ди өлкән фельдшер.
Бер чыгу өчен юлны исәпкә алып, уртача 50 минут вакыт кирәк. Әмма барысы да пациентның халәтенә бәйле – кешене хастаханәгә илтергә кирәк булган очраклар була. «Әгәр без авыруны хастаханәгә салырга кирәклеген аңласак, өлкән дежур табибка хәбәр итәбез. Ул үз чиратында стационарга шалтырата һәм табибларны кисәтә. Шуңа күрә килеп җитүгә, безне урында табиблар каршы ала», – дип аңлата Юлия Листкова.
Катлаулы ситуацияләрдә ашыгыч ярдәм бригадасы хезмәткәрләре тәүлек буе эшләүче подстанциянең дежур табиблары белән шалтыратышып киңәшләшә ала.
Ашыгыч ярдәм хезмәтенең һәр хезмәткәренең, шул исәптән Юлия Листкованың да, бәхетле коткару тарихы бар. Ул яшь казанлының гомерен саклап калырга ярдәм иткән. «18 яшьлек спортчы өенә ашыккан, юл аркылы йөгереп чыкканда аның йөрәк ритмы өзелгән. Егет ашыгыч ярдәмгә шалтыратып, хәлсезлегенә зарланган. Без килдек, кардиограмма төшердек һәм ритм бозылуын күрдек. Анда булганда авыруның йөрәге туктый башлады – клиник үлем. Без спортчыны реанимацияләдек һәм стационарга илттек», - дип искә төшерә ул. Узган ел табиблар шәһәрлеләрдән 757 мөрәҗәгать алган.