В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәхетсезлек очракларына медиклар 547 тапкыр чыккан.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). Узган атна эчендә, 18-нче октябрьдән 24-нче октябрьгә кадәр, Казанның Ашыгыч медицина ярдәме 8867 чакыру үтәгән, шул исәптән 880 чакыру – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар саны (8254) төрле авырулар буенча башкарылган. Шулардан 166 урынга баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары сәбәп булган, ә 35 урынга – көчле миокард инфарктлары. Бала табу очракларына табиблар 66 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына медикларны 547 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 36 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыныннан килгән. Аварияләрдә 31 кеше зыян күргән, дәвалау оешмаларына 19 зыян күрүче китерелгән, өч кеше һәлак булган. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 8 чакыруны янгын урыннарга үтәгән, аларда бер кеше зыян күргән, дип хәбәр итәләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.