Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.04.2018, 12:22

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 43 тапкыр юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга чакыртылган

Барлыгы ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8134 чакыру килгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). 9-нчы апрельдән 15-нче апрельгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8134 чакыру килгән, 1169 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.

Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6457 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 51 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 220 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 90 чакыру килгән.

893 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 43 тапкыр чакыртылганнар, аларда 36 кеше зыян күргән, 14 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 22 тапкыр чакыртылган, биредә 3 кеше зыян күргән.

Узган атна белән чагыштырганда ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырулар 379 тапкыр кимегән. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очраклар – 9, янгыннар 12, мидәге кан әйләнеше бозылу очраклары – 12, бала тудыру очраклары – 4 тапкырга арткан. Көчле миокард инфаркты очраклары 9 тапкыр кимегән. Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең җәмәгать урыннарына бару белән бәйле очраклары 124 тапкыр арткан, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.

Барлык яңалыклар