В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
29-нчы ноябрьдән 5-нче декабрьгә кадәр табиблар 8265 чакыру үтәгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы декабрь). Узган атна дәвамында, 29-нчы ноябрьдән 5-нче декабрьгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 8265 чакыру үтәгән, шул исәптән 982 тапкыр җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар, 7564, төрле авырулар сәбәпле башкарылган. Шуларның 185 чыгу сәбәбе – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары, ә 52 урынга – көчле миокард инфарктлары. Бала табу очракларына табиблар 61 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына табиблар 640 тапкыр чакыртылган, шул исәптән 37 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 37 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 22 зыян күрүчене китергәннәр. Янгын очракларына табиблар 11 тапкыр чакыртылган, аларда зыян күрүчеләр булмады, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.