1097 очрак җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). 9-нчы марттан 15-нче мартка кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7874 чакыру килгән, 1097 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6347 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 51 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 169 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 59 чакыру килгән.
798 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 34 тапкыр чакыртылганнар, аларда 35 кеше зыян күргән, 19 кеше хастаханәгә озатылган, ике кеше үлгән. Янгын очракларына табиблар 13 тапкыр чакыртылган, аларда зыян күрүчеләр булмаган, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.