В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер атна эчендә табиблар 9 меңгә якын чакыру үтәгән.
Фото: Марат Мөгыйнов
Иң күп чакырулар, 7972, медикларга төрле авырулар буенча килгән. 100 очракның сәбәбе – баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы, ә 35 енең – кискен миокард инфаркты. Табиблар бала тудыруга 84 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына медицина хезмәткәрләрен 932 тапкыр чакырганнар, шул исәптән 43 шалтырату юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан килгән, аларда 36 кеше зыян күргән. Дәвалау учреждениеләренә 19 зыян күрүчене китергәннәр. 16 чакыру янгын урыннарына башкарылган, нәтиҗәдә беркем дә зыян күрмәгән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.