В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
4-нче майдан 10-нчы майга кадәр табиблар барлыгы 6293 чакыру үтәделәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май). Узган атнада, 4-нче майдан 10-нчы майга кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 6293 чакыру үтәде, шул исәптән 823 чакыру - җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакыру, 5490, төрле авырулар буенча башкарылган. Алардан 146 юлга чыгуга - баш миенең кан әйләнеше бозылуы, ә 49 чакыруга кискен миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 101 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 654 тапкыр чакыртканнар, шуларның 27 шалтыратуы юл-транспорт һәлакәте урыныннан килгән. Аварияләрдә 23 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 11 зыян күрүчене китергәннәр, бер кеше һәлак булган. Моннан тыш, 12 чакыруны ашыгыч ярдәм янгын урыннарына үтәгән, аларда ике кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасында.