В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Роберт Иванович Копосовны 26 февральдә Коры Елга зиратында җирләячәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). 24 февральдә озак авырудан соң ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, кино белгече Роберт Копосов вафат булды.
Роберт Копосов Татарстанда беренче профессиональ кино белгече иде, озак вакытлар Казан кинохроника студиясендә эшләде, республика башкаласында кино дуслары клубы оештырды, республика телевидениесендә "Новое на киноэкранах" тапшыруын алып барды.
26 февральдә аңа 81 яшь тулган булыр иде.
Роберт Иванович Копосовны 26 февральдә Коры Елга зиратында җирләячәкләр. Аның белән хушлашу 9.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча башланачак: Декабристлар ур., 119 йорт, 68-нче фатир. 10.00 сәгатьтән Кизик монастыренда мәрхүмне озату узачак.