Сәбәбе – Вознесение трактын төзү
Иртәгедән Казанда 33 нче номерлы автобуслар хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк. Бу Вознесение тракты төзелеше белән бәйле.
Кире юнәлештә пассажирларны Җиңү проспекты – җирле юл – Зәкиев урамы – Ю.Фучик урамы маршруты буенча һәм алга таба элеккеге схема буенча йөртәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, Вознесение трактының Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр 3,8 чакрым озынлыктагы беренче участогын узган көздә ачтылар. Быел Җиңү проспектыннан алып М7 трассасына кадәр 8 чакрым озынлыктагы участокта эшләр дәвам итә.
Магистраль төзелеше 2021 елның җәендә башланды. Тиз йөрешле хәрәкәт өчен ике тоннель – Вознесение трактының Гвардия урамы һәм Җиңү проспекты киселешендә һәм Гадел Кутуй, Родина һәм Җиһанов урамнарында җәяүлеләр өчен өч җир асты кичүе төзелде. 13-17 метр киңлектәге алты полосалы юл буйлап велосипед юллары һәм тротуарлар салынган.