30 нчы июльдә Казан «Турбо» Кубогы өчен көрәш» Россия чемпионатын кабул итәчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы июль). 30 нчы июльдә Казанның «Урам» экстрим-паркында «Турбо» Кубогы өчен көрәш» Россия чемпионаты узачак. Ярышларда скейтерлар һәм фингербордчылар катнашачак.
13:00 сәгатьтә – катнашучыларны теркәү һәм раскатка, 14:00 сәгатьтә ярышлар башлана. Бүләкләү 17:00 сәгатьтә булачак, дип хәбәр ителә экстрим-паркның Telegram-каналында. Җиңүчеләрне бер скейтшоптан призлар көтә.