Тылсымчының сәяхәт итү маршруты 13 мең километрдан артык һәм 36 шәһәрне колачлый.
Фото: Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче декабрь). Кыш Бабай үзенең әкияти поезды белән Казанга һәм дистәләгән башка Россия шәһәрләренә киләчәк. 5-нче декабрьдә ул «Россия тимер юллары» махсус поездында ил буйлап зур сәяхәткә кузгалачак. Әкияти күчмә резиденцияне тәкъдир итү Мәскәүнең Казан вокзалында Бөек Устюгтан Бөтенроссия Кыш бабае катнашында булды.
Поезд Бөек Устюгтан кузгалачак һәм юлда 40 көн булачак – Иске Яңа ел алдыннан ук шунда ук финиш ясаячак. Маршрут 13 мең километрдан артык һәм 36 шәһәрне – Вологда, Ярославль, Түбән Новгород, Пермь, Екатеринбург, Ижау, Казан, Самара, Саратов, Волгоград, Әстерхан, Балаково һәм башкаларны колачлый. Шәһәр вокзалларында Кыш Бабай поезды көндез торачак, анда бу вакытта бәйрәм чаралары узачак. Теләге булган һәркем составны каршы ала һәм фотога төшә алачак, дип хәбәр итә Горький тимер юлларының Казан төбәге матбугат хезмәте.
Кыш Бабайның күчмә резиденциясе – уеннар һәм квестлар, кабул итү салоны, вагон-ресторан һәм башка вагоннардан торган махсус бәйрәмчә бизәлгән поезд. Вагон-кибеттә Рус Төньягы сувенирлары һәм татлы ризыклары тәкъдим ителгән, ә вагон-ресторанда кухня эшләячәк, анда пешекчеләр Кыш бабай рецептлары буенча ризыклар әзерләячәк.