Яңа ел мәйданчыгын ябу якшәмбе көнне - 27 гыйнварда 19.00 сәгатьтә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче гыйнвар). Кремль яр буенда "Әкият шәһәрчеге" эшләгән вакытта 8 декабрьдән 100 меңнән артык кунак булды. Шәһәрчек кунакларын көн саен Кыш Бабай, әкияти эльфлар, таулар, эльфлар авылы, планетарий, карусельләр һәм бәйрәм тамашалары сөендерде.
"Әкият шәһәрчеге" ябылу бу якшәмбедә – 27 гыйнварда 19.00 сәгатьтә булачак. Кыш Бабай кунаклар белән саубуллашачак - Кремль яр буенда төп чыршыны сүндерәчәк һәм эльфлар белән ялга китәчәк. Кыш бабай китәр алдыннан эльфалар соңгы тапкыр "Яңа ел корпорациясе" спектаклен "Әкият шәһәрчегенең" төп сәхнәсендә күрсәтәчәкләр.
Кремль яр буенда яңа ел декорацияләре мәхәббәт темасын алмаштырачак. Биредә гашыйклар көне алдыннан "Мәхәббәт фабрикасы" ачылачак, анда әкияти купидоннар эшләячәк, дип хәбәр итә Кремль яр буе маркетинг бүлеге.