В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чакырылган җырчылар арасында – Раяз Фасыйхов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Вадим Захаров һәм Салават Фәтхетдинов
Традиция буенча Сабантуйны бәйрәм итү бүген Казан ипподромында ат чабышларыннан башланачак. Кунакларны Татарстанның халык артистлары чыгышлары, үзмәшгульләр фестивале һәм мастер-класслар көтә. Милли костюм яки элемент белән килгән шәһәр халкы бушлай туңдырма ала алачак.
Чабышларда 500, 1400, 1600, 1800, 2000 һәм 2400 метрлы дистанциядә 14 старт көтелә. Бүләкләр арасында – республика җитәкчелеге, ТР ат спорты федерациясе һәм Татарстанның эре предприятиеләреннән бүләкләр.
Ярышларда катнашучыларны шулай ук концерт программасы да көтә. Сәхнәдә Татарстанның халык артистлары Раяз Фәсихов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Вадим Захаров һәм Салават Фәтхетдинов чыгыш ясаячак.
Ипподромның беренче катында эксклюзив бизәнү әйберләре,йорт өчен декор, күн һәм агач эшләнмәләре, сувенирлар белән үзмәшгульләр фестивале ачылачак. Шулай ук Казан җөе, тамбур чигүе һәм станокларда туку буенча мастер-класслар зоналары да эшләячәк.
Шәһәр халкы шулай ук кече хуҗалыклар ярминкәсендә, милли ризыклар белән фудкортта, тематик фотозоналарда, интерактив киберспорт зонасында да була алачак. Биредә үк тракторларда узышлар узачак.
Яшь казанлылар өчен ипподромның беренче катында мастер-класслар һәм дәресләр зонасы, интерактив зона оештырыла. Балалар ат өстендә йөри, аквагрим ясый һәм призлар белән бәйгеләрдә катнаша, шулай ук аттракционнарда йөри алачак.
Чабышлар Казан ипподромында (Альберт Камалеев проспекты, 27/1) 17:00 дән 22:00 гә кадәр узачак. Чарага керү – ирекле, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең мәдәният идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, Сабантуй 21 июньдә шәһәрнең өч мәйданчыгында узачак.