Мондый һава шартлары 5 июльдә иртән һәм көндез булырга ихтимал.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июль). Татарстан синоптиклары янәдән республика һәм аның башкаласында яшәүчеләргә яшен, көчле җил һәм боз фаразлый. 5 июльдә иртән һәм көндез ТР территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен, 17-22 м/с (Казанда – 15-20 м/с) тизлек белән исүче җил, урыны белән боз көтелә.
Гомумән, алмашынучан болытлы һава көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Пәнҗешәмбегә, 5 июль, каршы төндә Казада температура +15-17 градус булачак. Көндез терекөмеш баганалары +25-27 градуска кадәр күтәреләчәк.