Республикада һава торышы антициклон тәэсирендә формалашачак
Фото: Денис Гордийко
Казанда 23 нче майда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Көньяк-көнчыгыш, көнчыгыш җиле секундына 4-9 метр тизлек белән исәчәк. Төнлә һава температурасы +13-15 градус тәшкил итәчәк, түбән урыннарда +10-12 булачак. Көндез җил секундына 14 метрга кадәр тизлектә булачак. Термометр баганалары +27-29 га кадәр күтәреләчәк. Сишәмбе төнендә Татарстанның көнчыгышында +4-9 градус, көнбатыш районнарда +10-15 градус булыр дип көтелә. Көндез +25-30 га кадәр җылытачак.
24 нче май төнге сәгатьләрдә республиканың көнчыгышында +8 градус булачак, көнбатышта исә +17 градуска кадәр фаразлана. Көндез синоптиклар +26-31 булыр дип фаразлый.
25 нче май төнендә Татарстанда һава температурасы +11-19 градус тәшкил итәчәк, көндез һава +27-32 градуска кадәр җылыначак. Җомга көнне шундый ук һава торышы сакланачак.
Фаразлар буенча, ял көннәрендә республика аша атмосфера фронтлары узачак. Урыны белән яңгыр явачак, әкренләп салкыннар көтелә, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәгендә.