Актив Кара диңгез циклоны киткәннән соң шәһәрдә явым-төшемнәр уртача булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар, Ксения Швецова). Актив Кара диңгез циклоны үтү белән Казанда явым-төшемнәр саны буенча уртача тәүлеклек күрсәткечләр торгызылачак. Синоптиклар соңгы көннәрдәге кебек көчле кар яву көтелми, ә крещение салкыннары Татарстан башкаласын читләтеп узачак, дип ышандыралар.
Кар күбрәк – авыл хуҗалыгы культуралары өчен яхшырак
Бу сезонның төп үзенчәлеге - кыш башыннан бирле җылы булмады диярлек, ә гыйнвар аенда явым-төшем күп булды һәм югары кар катламы барлыкка килде. Шунысы кызык, шул ук вакытта явым-төшем тигез түгел иде - нигездә Казанда һәм Татарстанның көнбатыш районнарында көчле кар явып узды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Гидрометеорология үзәге метеопрогнозлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина хәбәр иткәнчә, республика башкаласында гыйнвар башыннан 34,5 мм явым-төшем яуган – бу айлык норманың 105%.
Шәһәр халкына һәм юл хезмәтләренә кыш башыннан күпләп кар яву күп мәшәкатьләр тудырса, авыл хуҗалыгы өчен мондый һава торышы киресенчә бик файдалы. Шулай итеп, республика буенча кар катламының биеклеге 1,5-2 айлык норма тәшкил итә, ә җир кату тирәнлеге бүгенге көндә 40-65 см тәшкил итә. Болар барысы да яз килү белән дымны баетырга мөмкинлек бирәчәк.
Көчле кар явуы уртача явым-төшемнәр белән алмаша
Актив Кара диңгез циклоны нигездә Казанга һәм республиканың көнбатыш районнарына кагылды, 12-19 мм (ТР башкаласында) кадәр кар яуды. "12 миллиметр - айлык норманың өчтән береннән артык", - дип аңлатты И.Трущина.
Ул шулай ук якын көннәрдә Татарстанда һава торышы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, агымдагы атна ахырына кадәр һәм киләсе атна башында һава торышының кискен характеры көтелә, вакыты белән явым-төшемнәр көтелә, әмма узган тәүлектәге кебек кар явуны синоптиклар фаразламый. Бераз кар киләсе төндә явып узачак. Иртәнге сәгатьләргә чираттагы фронталь бүлекнең якынаюы көтелә, ләкин явым-төшемнәр күп булмаячак - кечкенә күләмнән уртачага кадәр (кар һәм юеш кар рәвешендә). Урыны белән буран, иртән һәм көндез секундына 18 метрга кадәр көчле җил көтелә, төнлә температура 9-14 градустан түбән булачак, ә республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында аязган вакытта – минус 20 градуска кадәр. Көндез һава температурасы 2-7 градуска кадәр салкын булачак.
Крещение салкыннары быел республика һәм аның башкаласы халкын әйләнеп узачак – әйтик, крещение төнендә температура 3-8 градуска кадәр салкын булачак, аерым түбән районнарда аязган вакытта термометр баганалары күп дигәндә минус 11 градуска кадәр төшәчәк. 19 гыйнварда көндез, дин тотучылар су коену йолаларын башкарганда, һава температурасы минус 4 градустан алып +1 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Бу көнне кар һәм юеш кар көтелә, урыны белән буран, бозлавык һәм җилнең көчәюе 17 м/с кадәр көтелә.
"Әлегә безнең регион төньяк циклоннар йогынтысында. Алар төньяк киңлекләр буйлап йөри һәм салкыннарга безнең районнарга үтеп керү мөмкинлеге бирә, әмма нык суыклар турында әлегә сүз бармый", – дип өстәде И.Трущина.
Синоптиклар фаразларының төгәллеге 98% тәшкил итә
Ел саен көзен беренче салкыннар якынлашу белән бирелә торган һава торышы фаразы күрсәткәнчә, гыйнвар, февраль һәм март айлары республикада һәм аның башкаласында температура режимы буенча нормадан шактый тайпылмаячак. Әмма мондый фаразлар үзләрен 60-80% аклый, дип билгеләп үтте ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь. "Алга барган саен, фаразның төгәллеге азрак булачак. Барлык илләрдә дә мондый хәл, сезон дәвамында һава торышын беренче өч тәүлек кебек үк төгәллек белән фаразларга мөмкинлек бирүче объектив модельләр юк", – дип аңлатты ул һәм һава торышының объектив фаразын төбәк буенча өч, күп дигәндә, 5 тәүлеккә эшләргә мөмкин, дип өстәде. Әйтик, беренче тәүлеккә кыска вакытлы фаразларның төгәллеге 97-98% тәшкил итә, өченче тәүлеккә – 93-95% һәм алга таба кимү буенча.
Синоптиклар фаразларына фаразлар ясый торган җайланмаларның төгәллеге йогынты ясый. Бүген Татарстан пилот проектында катнаша, агрометеорологик күзәтчелек челтәрләрен модернизацияләү бара. Быел эш төгәлләнде, метеорологик станцияләрдә стационар күзәтү пунктлары урнаштырылды, метеорологик станцияләр челтәре өстәмә ике пост хисабына киңәйтелде. Моннан тыш, Татарстан синоптиклары "ПИВтиТЫ" дп аталучы матдәләрне – туфракның дымлылыгын һәм температурасын күчермәле үлчәүчеләр куллана башлады, алар ярдәмендә туфрак характеристикаларын стационар метеостанцияләр урнашкан җирдә генә түгел, ә теләсә нинди участокларда тикшерергә мөмкин. "Быел без агрогидроүзлекләрен тикшерү өчен 720 туфрак пробасы алдык. Бу туфракта дым запасын нәтиҗәле билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, ул уңыш өчен мөһим фактор булып тора», – дип сөйләде Ф.Гоголь.
Бүгенге көндә республикада һава торышы фаразларын төзү һәм туфракны анализлау өчен барлыгы 23 автомат үлчәү посты урнаштырылган.