Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.07.2020, 14:48

Синоптиклар Татарстанда яшен, җил һәм яңгыр булачагын фаразлый

17-нче июль көндез республикада +29 градус көтелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль). Татарстанда 16-нчы июль 18.00 сәгатьтән 17-нче июль 10.00 сәгатькә кадәр һава торышының начараюы көтелә. Бу чорда республикада, күбесенчә көнчыгыш районнарда, яшенле яңгырлар, җилнең 19-24 м/секундка кадәр көчәюе, көчле яңгырлар, урыны белән боз явуы фаразлана. Төнлә һаваның минималь температурасы +13...+18 градус тәшкил итәчәк, 17-нче июль көндез +24...+29 градус булачак.

Якын көннәрдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Бүген төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, 17-нче июль көндез явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Бүген төнлә һава температурасы +15-17 градус тәшкил итәчәк, көндез синоптиклар +25...+27 градус булачагын фаразлыйлар, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Һава шартлары начараю сәбәпле, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе халыкка биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итә. Көчле җил вакытында җир асты кичүләрендә яки биналар подъездларында яшеренергә кирәк. Көчле җилдән йортлар диварлары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый. Шулай ук урамда реклама щитлары, белдерүләр, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга, биек агачлар яныннан китәргә кирәк, шулай ук алар белән янәшә автотранспорт урнаштырырга ярамый.

Барлык яңалыклар