В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада 26-нчы августка кадәр урманнарда югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы саклана.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). Бүген кич, төнлә һәм 21-нче августта Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. Урыны белән республикада җилнең секундына 15-20 метр тизлектә көчәюе белән яшен булуы көтелә.
Синоптиклар фаразларына караганда, шимбә көнне алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Көндез максималь һава температурасы + 35-37 градус, төнлә +21 градустан +23 градуска кадәр, түбән урыннарда – +16 градустан +18 градуска кадәр.
Якшәмбе, 22-нче август көнне, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен, урыны белән боз явуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчүчән талгын җил, яшен вакытында тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәячәк . Минималь һава температурасы төнлә минус +18 градустан +23 градуска кадәр үзгәреп торачак. Көндез +35 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда +38 градуска кадәр эссе булуы көтелә, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.
Элек метеорологлар хәбәр иткәнчә, 23-нче августка кадәр Татарстанда уртача тәүлеклек температура нормадан 9 градуска югары булган аномаль эссе һава көтелә.
Моннан тыш, 21-нче августтан Татарстанда һәм аның башкаласында урманнарга гадәттән тыш зур һәм гадәттән тыш янгын куркынычы турында шторм кисәтүе игълан ителде, ул республика территориясендә 26-нчы августка кадәр сакланачак.