Иртәгә көндез Казанда явым-төшемсез болытлы булачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче декабрь). Бүген кич һәм иртәгә көндез Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көньяктан уртача җил исәчәк, явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы 9-11 градус салкын, көндез – минус 6-8 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле бозлавык сакланачак.
Сишәмбе һәм чәршәмбе дә ситуация үзгәрмәячәк: нигездә, явым-төшемсез булачак, 14 нче декабрьдә генә республиканың ерак көнбатышында бераз кар яварга мөмкин. Төнлә температура минус 9-14 градуска кадәр төшәчәк, көндез -3 градустан -9 градуска кадәр көтелә. Юлларда бозлавык.
Пәнҗешәмбе, 15 нче декабрьдә, көнбатыш циклонның атмосфера фронты үткәндә, Татарстанда кар көтелә, төнлә кайбер районнарда буран һәм секундына 17 метрга кадәр җил булачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 6 дан 11 градуска кадәр салкын, көндез 3 тән 8 градуска кадәр салкын булачак.
Синоптиклар фаразлавынча, 16 нчы декабрьдә республикада урыны белән бераз кар явачак. Төнлә термометр баганалары минус 9-14 градуска кадәр төшәчәк, көндез -2 дән -7 градуска кадәр көтелә. Шимбә көнне, 17 нче декабрьдә, һава торышы янә начараячак: урыны белән буран һәм көчле җил булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте.