В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы нульдән 6-8 градус югары булачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче июнь). 3-нче июнь көнне Казанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез. Синоптиклар төньяк-көнчыгыштан уртача җил, урыны-урыны белән көчле, тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитәчәк, дип фаразлый. Төнлә - 8-10 градус, түбән урыннарда - 6-8 градус җылы булачак. Көндез 19-21 градус җылы булыр дип көтелә.
Тулаем алганда, төнлә белән көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан уртача җил фаразлана, иртән һәм көндез урыны белән көчле, көчәйгән вакытта 15-20 м/с ка кадәр җитә. Төнлә һава температурасы +5...+10 градус, көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән 13 градуска кадәр җылы булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава +22 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.