В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якшәмбе көндез явым-төшемнәр туктаячак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). Татарстанда һәм аның башкаласы территориясендә синоптиклар һава торышының начараюын фаразлый. Иртәгә, 31-нче июльдә, республикада көчле яңгырлар, яшен һәм боз көтелә, җилнең көчәюе 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Казанда алмашынучан болытлы һава саклана. Һаваның минималь температурасы төнлә +17...+19 градус булачак. Иртән һәм көндез кыска вакытлы, урыны белән көчле яңгырлар узачак. Яшен һәм боз булуы да ихтимал. Җил көнбатыштан уртача, урыны-урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчле. Шимбә көндез һаваның максималь температурасы +27...+29 градус тәшкил итәчәк.
Якшәмбе көнне, 1-нче августта, Татарстанда төнлә урыны белән, күбесенчә көнчыгыш районнарында, кыска вакытлы яңгыр явачак. Якшәмбегә каршы төндә температура +14...+19 градус тәшкил итәчәк, көндез явым-төшемнәр туктаячак, һава 27-32 градус җылы булачак.