Төнлә -11 градуска кадәр суытачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь). 16-нчы ноябрьдә Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Көндез бераз кар явачак, урыны белән буран көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Алдагы төндә һава температурасы -9 градустан -11 градуска кадәр тәшкил итәчәк, иртәгә көндез – - 3градустан -5 градуска кадәр. Юлларда бозлавык булуы ихтимал.
Тулаем алганда Татарстан буенча урыны белән бераз кар явачак, буран булырга мөмкин. Көндез көньяк-көнбатыштан уртача җил, урыны белән көчәйгәндә тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -8-дән -13 градуска кадәр, көнчыгыш районнарда -17 градуска кадәр, көндезге сәгатьләрдә -3-тән -8 градуска кадәр булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Якын көннәрдә Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак, вакыты белән кар, буран һәм көчле җил, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.