Республикада төнлә һава температурасы минус 20 градуска кадәр төшәчәк.
Фото: Марат Мугинов
Шулай ук урыны белән кар явачак, көньяктан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 10-нан 15 градуска кадәр, аязганда 20 градуска кадәр салкын булачак. Көндез синоптиклар минус 6-11 градус булыр, дип фаразлыйлар, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.