31 нче гыйнвар көндез Татарстан башкаласында -1 дән +1 градуска кадәр булачак.
Фото: Денис Гордийко
ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, төнлә республикада термометр баганалары -4-9 градуска кадәр төшәчәк, Казанда -4-6 градуска кадәр. Татарстанда көндезге температура +1-4 градус булачак, Казанда -1 градустан +1 градуска кадәр фаразлана. Юлларда бозлавык саклана.
Чәршәмбе, 1 нче февральдә, һава температурасы -2 градустан -7 градуска кадәр булачак. Төнлә синоптиклар азрак кар һәм -12 градуска кадәр суык вәгъдә итәләр. Көндез атмосфера басымы арту аркасында явым-төшем туктаячак.
2 нче февраль, пәнҗешәмбе көнне дә явым-төшем артык көтелми. Бу антициклон йогынтысы белән бәйле. Төнлә һәм иртән температура-10-15 градуска, аязганда -20 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -5-10 градус булыр дип фаразлана.
3 нче һәм 4 нче февральдә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар явачак. Төнлә -7-12 градуска кадәр, түбән урыннарда -15 градуска кадәр суык булачак. Көндез һава температурасы- 2-7 градус булачак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.