В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
5-нче февральдә көндез урыны белән көчле җил көтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). 5-нче февральдә Казанда болытлы һава торышы булачак. Синоптиклар юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр фаразлый. Төнлә һәм иртән шәһәрдә урыны белән томан көтелә. Җил көньяктан уртача, урыны белән көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр, төнлә һава температурасы 1 градустан +1 градуска кадәр, көндез нульдән +2 градуска кадәр тибрәнәчәк. Юлларда урыны белән көчле бозлавык сакланачак.
Тулаем республика буенча юеш кар, яңгыр явачак, пыскак яңгыр, төнлә һәм иртән урыны белән томан, бозлавык көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача, көндез урыны белән тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, төнлә һава температурасы – минус 4-тән +1 градуска кадәр, көндез – минус 2-дән +3 градуска кадәр, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.