В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә минималь һава температурасы нульдән алып 14 градуска кадәр җылы булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль). 9-нчы июльдә Казанда синоптиклар яңгыр, яшен, боз булачак дип фаразлый. Сишәмбе көнне көндез җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исәчәк, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Һава температурасы 23-25 градус җылыны тәшкил итәчәк.
Бүген төнлә явым-төшемнәр көтелми. Төнлә минималь һава температурасы нульдән алып 14 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Тулаем республика буенча якындагы тәүлектә күпчелек районнарда яңгырлар көтелә, иртән һәм көндез яшен һәм боз явуы ихтимал. Төнлә минималь һава температурасы 10-15 градус җылы булачак. Көндез һава +22-27 градуска кадәр җылыначак.