В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
28-нче октябрь көндез һава температурасы +5-7 градус тәшкил итәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче октябрь). 28-нче октябрь көнне Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә яңгыр белән юеш кар, көндез бераз яңгыр явар дип көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.
Төнлә +1...+3 градус, көндез +5...+7 градус булачак.
Гомумән алганда, Татарстан буенча аязучан болытлы һава көтелә. Вакыт-вакыт яңгыр, төнлә урыны белән юеш кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән көчәеп, секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +1-4 градус, көндез +3...+8 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.