Татарстан буенча төнге сәгатьләрдә -25 градуска кадәр салкынайту көтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче гыйнвар). 24 нче гыйнвар көнне төнлә һәм иртән Казанда томан булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан салмак җил исәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -17 -19 градус, көндез -10 -12 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда 24 нче гыйнварда синоптиклар шулай ук томан фаразлый. Явым-төшем көтелми. Төнлә температура 15-20 градуска кадәр төшәчәк, аязганда -25 градуска кадәр җитәчәк. Көндез һава температурасы 7-12 градустантан да түбән төшмәячәк.
25 нче гыйнварда республикада явым-төшем көтелми. Төнлә термометр баганалары -12-17 градуска кадәр төшәчәк, аязганда – -22 градуска кадәр. Көндез -5-10 градус булыр дип фаразлана.
26 нчы гыйнварда төнлә Татарстан Республикасында явым-төшем ихтималы түбән, көндез атмосфера фронты якынлыгы аркасында урыны белән бераз кар явачак. Төнлә -8-13 градус көтелә, аязганда -17 градус булачак. Көндез синоптиклар 2-7 градус салкын булыр дип фаразлый.
27 нче һәм 28 нче гыйнварда республикада урыны белән кар явачак. Һава торышы уртача салкын булачак: төнлә -11 градустан -16 градуска кадәр, урыны белән -20 градуска кадәр. Көндез 5-10 градус салкын фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.