В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
29 майда көндез Казандагы температура +16-18 градус тәшкил итәчәк, урыны белән бераз яңгыр явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май). Синоптиклар Татарстанда яшәүчеләргә көчле җил һәм урыны белән туфракта кырау фаразлыйлар. Төнлә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем күзәтелми. Казанда төнлә +2-4 градус, Татарстанда 0+5 градус көтелә. Татарстан Республикасы Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, 29 майга каршы төндә республика территориясендә туфракта минус 1 градуска кадәр суыклар көтелә.
Төнлә һәм көндез Татарстанда һәм Казанда төньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән 15-17 м/с тизлектә җил исәчәк.
29 майда көндез шәһәрдә 16-18 градус җылы, Татарстанда 13-18 градус җылы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр явачак.