Җил - көньяк-көнбатыштан, уртача, урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы август). 10-нчы августта Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Җил - көньяк-көнбатыштан, уртача, урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәячәк.Төнлә һава температурасы 13-15 градус җылы булачак, көндез - 22-24 градус җылы.
Гомумән республика буенча шулай ук шимбә көнне аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез аерым районнарда яшенле яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән секундына 16 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы 11 градустан 16 градуска кадәр җылы булачак, көндез - 2025 градус җылы.
Якшәмбе көнне, 11-нче августта, республиканың күпчелек районнарында янә яңгыр явачак, урыны белән көчле яңгыр фаразлана. Көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчүче талгын җил, көндез урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә көчәячәк, төнлә һава температурасы 9-дан 14 градуска кадәр җылы булачак, көндез – 12-17 градус җылы, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.