В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә көндез Казанда 5-7 градус салкын булачак
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы декабрь). Синоптиклар фаразлавынча, Яңа ел төнендә Татарстанда кар, ә аерым районнарда буран көтелә. Термометр баганалары нульдән 14-19 градуска кадәр түбән төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр.
Иртәгә Казанда аязучан болытлы булачак, бераз кар булырга мөмкин. Төнлә шәһәрнең аерым районнарында томан һәм секундына 4-9 метр тизлек белән көньяк-көнбатыш җиле көтелә. Төнге сәгатьләрдә һаваның минималь температурасы 8-10 градус салкын тәшкил итәчәк. Көндез синоптиклар секундына 4-9 метр тизлек белән көнчыгыш җилен фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы 5-7 градус нульдән түбәнрәк булачак.
Ял көннәрендә, 30 нчы һәм 31 нче декабрьдә, Татарстанда – кар, җепшек кар, көньяк районнарда яңгыр көтелә. 30 нчы декабрьдә аерым районнарда – томан, 31 нче декабрьдә көндез буран булырга мөмкин. Шимбә төнендә -6..-11 градус көтелә, көндез – 2-7 градус салкын. 31 нче декабрьдә төнге сәгатьләрдә һава температурасы – 2-7 градус нульдән түбән, көндез +1 дән -4 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
1 нче гыйнварда көндезге сәгатьләрдә явым-төшем көтелми. Температура төшәчәк һәм төнлә 14-19 градус салкын, көндез 11-16 градус нульдән түбән булачак. 2 нче гыйнварда тәүлекнең күп өлешендә явым-төшемсез салкын һава торышы сакланачак. Көндез ТРның көнбатыш районнарында бераз кар булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы -20..-25 градуска кадәр төшәргә мөмкин, аязганда – -30 градуска кадәр. Көндез -15..-20 градус фаразлана.