В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урыны белән 14 м/с тизлек белән көчле җил булырга мөмкин
14 гыйнварда Казанда болытлы булачак, аз гына кар булырга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с тизлек белән. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -4..-6 градус булачак. Көндез җилнең 14 м/с ка кадәр көчәюе мөмкин, аерым районнарда синоптиклар буран фаразлый. Термометр баганалары -2 дән -4 градуска кадәр күрсәтәчәкләр.
Татарстанда сишәмбе төнлә аз гына кар явачак, урыны белән уртача кар. Һава температурасы -3..-8 градус тәшкил итәчәк. Явым-төшем урыны белән көндез сакланачак, буран да булырга мөмкин. Термометр баганалары -1..-6 градус күрсәтәчәк
15 гыйнварда төнлә республикада -4..-9 градуска кадәр суыта, синоптиклар аз гына кар вәгъдә итә. Көндезге сәгатьләрдә термометр баганалары -1..-6 градуска кадәр күтәреләчәк. Кар явуы, урыны белән буран булуы ихтимал.
Төбәктә явым-төшем пәнҗешәмбе, 16 гыйнварда да, саклана. Төнлә 5-10 градус салкын булуы көтелә. Көндез явым-төшемнәр туктый, ТРның көнчыгышында аз гына кар булырга мөмкин. Көндез һава температурасы -3..-8 градус тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасы Гидрометүзәге алдан фаразлаганча, 17 һәм 18 гыйнварда вакыт-вакыт бераз кар явачак. Төнлә температура -9..-14 градуска кадәр төшә. 17 гыйнварда урыны белән 18 градуска кадәр салкын булачак. Көндез термометр баганалары -3 тән -8 градуска кадәр күрсәтәчәкләр.