Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.08.2024, 17:35

Синоптиклар бу атнада Татарстанда кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә дип фаразлый

Иртәгә Казанда +27 градуска кадәр җылы булачак

Бу атнада Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк. Кыска вакытлы яңгырлар һәм яшеннәр, шулай ук төнлә томаннар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр.

Казанда 6 августта явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава фаразлана. Төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы ихтимал. Төнлә һаваның минималь температурасы +15.. +17 градус тәшкил итәчәк. Көндез һава +25.. +27 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбе төнлә Татарстанда явым-төшем ихтималы аз, әмма көндез кыска вакытлы яңгыр явачак, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Төнлә температура +12.. +17 градус чикләрендә, көндез +23.. +28 градуска кадәр көтелә.

Пәнҗешәмбе көнне республикада яшенле яңгырлар вәгъдә итәләр. Көндез термометр баганалары +22дән +27 градуска кадәр күрсәтәчәк.

ТР Гидрометүзәгенең фаразлары буенча, җомга һәм шимбәдә көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш агымнары төньяк-көнчыгыш агымнары белән алышыначак, шуның аркасында һава температурасы түбәнәячәк. Көндез синоптиклар +18..+23 градус вәгъдә итә. Шулай ук атмосфера фронтлары якын булу сәбәпле урыны белән яңгыр явачак.

Барлык яңалыклар