Көндез һава температурасы 26-28 градуска кадәр күтәреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июль). 19-нчы июльдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Көнбатыштан талгын җил, төнлә аерым районнарда томан булырга мөмкин. Һава температурасы төнлә 15-17 градус җылы булачак, көндез һава температурасы 26-28 градуска кадәр күтәреләчәк.
Тулаем республика буенча болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булачак. Көнбатыштан талгын җил була. Һава температурасы төнлә 13-тән 18 градуска кадәр җылы булачак, көндез – 25-тән 30 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.