В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якшәмбе көнне һава температурасы 33 градуска кадәр күтәреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июнь). 22-нче июньдә Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 15-17 градус, көндез 28-30 градус җылы булачак.
Тулаем республика буенча шулай ук алмашынучан болытлы һава, урыны белән яшенле кыска вакытлы яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, яшен вакытында көчәйгәндә тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә температура 11-дән 16 градуска кадәр, көндез 27-дән 32 градуска кадәр җылы булачак.
23-нче июньдә республикада шулай ук урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез урыны белән боз явачак. Төнлә һава температурасы 16-дан 21 градуска кадәр, көндез – 28-дән 33 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.