В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Буран, бозлавык һәм кар көртләре көтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Татарстанда һәм аның башкаласында һава шартларының начарлануы көтелә. 2-нче февральдә Казанда кар явачак, урыны белән буран, бозлавык көтелә. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил фаразлана. Төнлә 7-9 градус салкын, көндез 3-5 градус салкын булачак. Юлларда көчле бозлавык саклана, урыны белән кар көртләре дә булуы ихтимал.
Татарстан буенча шулай ук явым-төшемнәр көтелә: кар, юеш кар, урыны белән көчле, көндез көньяк районнарда яңгыр. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүче талгын җил көтелә, көндез урыны белән көчле, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр. Төнлә 5-10 градус салкын, көндез 1-6 градус салкын, ә көньяк-көнчыгыш өлештә 0-дән плюс 2 градуска кадәр булачак. Юлларда – көчле бозлавык, урыны белән кар көртләре, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.