Төнлә термометр баганалары минус 21 градуска кадәр төшәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь). Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләргә якындагы тәүлеккә томан, пыскак яңгыр һәм бераз кар фаразлый. Казанда төнлә көньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә. Һава температурасы минус 15-17 градус тәшкил итәчәк, аязган вакытта – минус 21 градуска кадәр.
Көндез 20 декабрьдә шәһәрдә җил төньяк-көнбатыштан исәчәк. Һаваның максималь температурасы нульдән минус 12-14 градуска кадәр түбән булачак.
Тулаем алганда, Татарстан буенча көньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы 13-18 градус салкын булачак, аязганда һәм түбән урыннарда минус 25 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы - минус 11-16 градустан түбән. Юлларда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.