Шәһәрдә начар һава шартлары саклана.
Фото: Денис Гордийко
Республика башкаласында пәнҗешәмбе төнендә һава температурасы 10-12 градуска кадәр, аязган вакытта – минус 15 градуска кадәр, иртәгә көндез 3-5 градус салкын булачак. Юлларда урыны белән бозлавык булуы мөмкин.
Гомумән алганда, көндез урыны белән бераз кар явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, иртән һәм көндез урыны белән көчле, тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы минус 10-нан алып минус 15 градуска кадәр, аязганда – 17-22 градус салкын, көндез – минус 2-дән минус 7 градуска кадәр. Юлларда шулай ук урыны белән бозлавык булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.