Якын көннәрдә явым-төшем көтелми.
Фото: Денис Гордийко
Гомумән алганда, республикада шулай ук явым-төшемсез, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Төньяк-көнбатыштан, төньяктан талгын җил фаразлана. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +2...+7 градус аралыгында тирбәлә, урыны белән минус 1 градуска кадәр салкыннар, көндез +15...+20 градус җылы көтелә.
Якшәмбе көнне, 4-нче октябрьдә, алмашынучан болытлы һава көтелә, башлыча явым-төшемсез. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә +2...+7 градус, көндез +9...+14 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.