Төнлә температура +3-5 градус, көндез +6-8 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче апрель). 21-нче апрельдә Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Яңгыр явачак, көндез урыны белән шактый көчәячәк. Җил - көнчыгыштан, уртача, көндез урыны белән секундына 16-21 метрга кадәр булачак. Төнлә температура +3-5 градус, көндез +6-8 градус булачак.
Тулаем алганда, республикада шулай ук яңгыр көтелә, иртән һәм көндез урыны белән көчле итеп явачак, кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Җил - көнчыгыштан, уртача, иртән һәм көндез секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән - 24 метрга кадәр. Төнлә +1-6 градус, көндез +6-11 градус булачак. Көньяк һәм көнчыгыш районнарда һава температурасы +13-18 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.