Якшәмбе көнне, 19-нчы майда, республика буенча урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май). 18-нче майда Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый диярлек. Җил төньяк-көнбатыштан, урыны белән көчле, көчәйгәндә секундына 18 метрга кадәр җитәчәк, төнлә һава температурасы 5-7 градус җылы тәшкил итәчәк, көндез - 13-15 градус җылы.
Тулаем республика буенча шимбә көнне шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, иртән һәм көндез урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 2-дән 7 градуска кадәр җылы, көндез 10-нан 15 градуска кадәр җылы булачак.
Якшәмбе көнне, 19-нчы майда, республика буенча урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә, җил төньяк-көнбатыштан. Һава температурасы төнлә 1-дән 6 градуска кадәр җылы булачак, көндез – 10-нан 15 градуска кадәр җылы була, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.